Гаризаларны “Яшьләр-Инициатива-Үсеш” (“Молодежь-Инициатива-Развитие”) яшьләр җәмәгать оешмасы 10 ноябрьгә кадәр кабул итә.
“МИР” премиясе тормышка карашы изгелек һәм тынычлык идеясе белән сугарылган кешеләрне берләштерүгә юнәлтелгән. Бу илебезнең хәзерге һәм булачак геройларына аларның тынычлык эшенә керткән өлеше игътибарсыз калмасын өчен рәхмәт һәм хөрмәт алымы,” — дип белдерелә Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.
Конкурста иң яхшы эшләр җиде номинация буенча сайлап алына. Алар — инфраструктурада уңай күренешләр, сәламәт яшәү рәвеше, ел дәвамында бушлай изге эшләр кылучы кешеләр, җитди фәннәрне популярлаштыру, инвалид кешеләр турында һәм “Халык премиясе” номинацияләре. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак.