+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 октябрь 2017, 09:13

Җәяүлеләрне үткәрмәсәң, күбрәк штраф түлисең

Владимир Путин штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр җиткерү турындагы законга кул куйды.

Ел башыннан Русиядә җәяүлеләрне таптату белән бәйле 28 меңнән артык юл һәлакәте булган. Аларның 16,8 меңе - машина йөртүчеләр, 11,6 меңе җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан.
Моңа кадәр җәяүлеләрне үткәрмәүчеләргә штраф күләме 1,5 мең сум тәшкил итте һәм шуннан да артыграк була алмады. Дәүләт думасы тарафыннан быел 11 октябрьдә кабул ителгән закон нигезендә, хәзер “җәяүлеләргә, велосипедчыларга һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларга юл бирү буенча кагыйдәләрне үтәмәгән” өчен штраф күләме 2,5 мең сумга кадәр билгеләнә.
Читайте нас