Берсе кичә Октябрьский шәһәрендәге сәүдә үзәге янында йөргән.
Кадрда япма ябынган яланаяклы кызның акрын гына урам буйлап китеп баруы күренә. Тышта +2 градус. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул явызлык күрсәткән егетеннән качып өенә кайтып барган.
Икенче очрак Нефтекама шәһәрендә теркәлгән.
Социаль челтәрдә салкынча кичтә шәп-шәрә ирнең урам буйлап китеп баруы турында видеоязма урнаштырылган. Моның сәбәпләре әлегә билгесез.