+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 ноябрь 2017, 11:35

Үзбәкстан егете АКШта теракт оештырган

Нью-Йоркта теракт 8 кешенең гомерен өзгән.

"Пикап" белән идарә итүче водитель, велосипед юлына чыгып, кешеләр өстенә менгән. 8 кеше үлгән, дистәләгән кеше җәрәхәтләр алган.

Полицейскийлар терактны башкаручының эчен яралаган.

Водительнең пейнтбол һәм пневматик кораллары булган.

Аның исеме ачыкланган да инде. Ул — АКШка 2010 елда Үзбәкстаннан килгән 29 яшьлек Сайфулло Сәепов.
Читайте нас