+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 ноябрь 2017, 06:57

Иртәгә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көнендә - башкалада чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак.

Уфадагы өч мәйданчыкта яшелчә, бал һәм башка азык-төлек сатып алырга мөмкин булачак.

Ленин районында ярминкәләр Солтанов урамындагы 2нче йорт алдында, шулай ук Әхмәтов урамындагы “Дулкын” скверы алдында үткәрелә.

Октябрь районында, гадәттәгечә, сәүдә Спорт сарае алдындагы мәйданда һәм Рыльский урамындагы аллеяда оештырыла.

Орджоникидзе исемендәге мәйданда уфалыларны тагын бер авыл хуҗалыгы ярминкәсе көтә, дип белдерә Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте.
Читайте нас