+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 ноябрь 2017, 21:00

Бабич премиясе тапшырылды

Хөкүмәт йортында әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреатларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Премьер-министр урынбасары Марат Мәһәдиев, яшьләрне тәбрикләп, республика Башлыгы, Хөкүмәт исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

— Премиягә дәгъва итүче һәр катнашучы мәртәбәле бүләккә лаек. Жюри иң-иңнәрне сайлап алды. Дәүләт дәрәҗәсендәге беренче зур бүләк сезнең эшчәнлектә соңгысы булмасын. Сезнең казанышлар киләчәктә дә билгеләнер дип ышанам, — диде Марат Мәһәдиев.
2015-16 еллар өчен яшьләр премиясенә “Өй түбәмдә күгәрченнәр” китабы өчен — Алмас Шаммасов, “Хыялга каршы” спектаклен югары сәнгать дәрәҗәсендә сәхнәләштергән һәм Башкортстан театр сәнгатен пропагандалаган өчен — Илсур Казакбаев, Урал Әминев, Ринат Баймурзин, Артур Кәбиров, Фәнис Рәхмәтов составындагы иҗат коллективы, хор сәнгатендәге казанышлары өчен Алсу Хәсбиуллина лаек булдылар.
Шәехзадә Бабич исемендәге премия нәфис әдәбият, сынлы сәнгать, театр, музыка, эстрада, цирк сәнгате һәм хореография, кинематография, архитектура өлкәсендәге әсәрләр өчен ике елга бер тапкыр тапшырыла. Премия күләме 150 мең сум тәшкил итә.
Читайте нас