Метеобәйле кешеләр магнит давылын 7 ноябрьдә сизә башлаячак. Аның югары ноктасы 8 ноябрьгә туры килә. 11 ноябрьгә кадәр аның көче саклана. Белгечләр әйтүенчә, 12-13 ноябрьдә ул тынычланачак.
Метеорологлар атна дәвамында энергосистемада өзеклекләр булырга, радиоэлемтә һәм космик аппаратлар белән идарә авырлашырга мөмкин, дип белдерә.
Югары киңлекләрдә поляр балкышын күзәтергә мөмкин булачак.
Соңгы тапкыр көчле магнит давыллары 24нән 27 октябрьгә кадәр күзәтелгән булган.