—Проектның гомум смета бәясе 1 449 680 сум тәшкил итте. Шуның 1 миллион сумы — республика, 150 мең сумы авыл биләмәсе бюджетыннан бүленде, 150 мең сумын — иганәчеләр, 149 мең 680 сумын халык үзе җыеп бирде. Программаны гамәлгә ашыруга үз өлешен керткән һәммә кешегә, аеруча шушы эшне җиренә җиткереп башкарган “Иш-тау” җәмгыяте хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт җиткерәбез, — диде Исәмәт авылы биләмәсе башлыгы Илшат Басыйров, тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап.
Яңа юлны һәм күперне ачу тантанасында район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Рамил Нуретдинов, “Иш-тау” җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Узаманов катнашты һәм чыгыш ясады, торачылыларга ихлас теләкләрен юллады.
Бәйрәм җыр-бию белән бергә үрелеп барды. Торачы авылында туып-үсеп, бүген Казан шәһәрендә яшәүче талант иясе Алсу Җиһангирова чараны бик матур итеп алып барды. Чара һәркемнең күңелендә тик уңай тәэссоратлар калдырды.