Республика Башлыгы тиешле указга кул куйды. Документта билгеләнүенчә, мактаулы исем Салаватка югары һөнәри осталыгы һәм матбугат өлкәсендә озак еллар намуслы эшләгәне өчен бирелде. Салават Әбүзәровка бүләк “Башкортостан” гәзитенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында тапшырылды.