+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 ноябрь 2017, 16:41

Су асты көймәсе “Уфа” дип аталачак!

Русиянең судно төзү заводларының берсендә “Уфа” су асты көймәсе төзелә.

Башкортстан башкаласы атамасын йөртәчәк су асты көймәсен 2019 елда файдалануга тапшыру күзаллана. Уфа хакимиятендәге оператив киңәшмәдә билгеләүләренчә, Башкортстан диңгезчеләре җыенының башлангычы, шул исәптән Хәрби-диңгез флотында зур дәрәҗәләргә ирешкән якташларыбызның уртак тырышлыгы белән “Варшавянка” классындагы су асты көймәсенә “Уфа” исеме кушыла.
2019 елда республика вәкилләре Русия Федерациясе флотларының берсендә хезмәт итәчәк бу су асты көймәсен файдалануга тапшыру тантанасында катнашачак. Алдагы елның язында Башкортстан делегациясе “Уфа” су асты көймәсе төзелүче заводка барачак. Моннан тыш, Башкортстан башкаласы атамасын йөртәчәк су асты көймәсе Уфа хакимияте тарафыннан шефлыкка алыныр, дип көтелә.
Читайте нас: