Күптән түгел генә аның башкорт телендә “Йондоҙҙар балҡышы” дигән китабы чыккан иде. Анда очерклар, сурәтләмәләр, иҗади портретлар, энциклопедик белешмәләр тупланган. Китап геройлары — Башкортстанда туып-үсеп, Татарстан җирендә яшәгән яисә бүген дә анда гомер кичерүче, шулай ук күрше республиканың Башкортстанны данлаган кайбер шәхесләре.
Чара журналистның 50 еллык иҗатына да багышланды. Очрашуда авторның иҗаты белән кызыксынучылар, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, студентлар, журналистлар катнашты. Башкортстанның атказанган артисты Рәис Вәгыйзов чараны музыкаль яктан бизәде.