+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 ноябрь 2017, 09:55

Брежневның вафатына - 35 ел

1982 елның 10 ноябрендә СССРга 18 ел җитәкчелек иткән Леонид Брежнев вафат булды.

Ул халыкара киеренкелекне бетерү өчен көрәште, Әфганстанга гаскәр кертте, Байкал-Амур магистрален төзеде һәм 1980 елда Мәскәү Олимпиадасын ачты. Шушы фонда күп халыклар колбасага зур чират торды, икенче төрле уйлаучылар илне ташлап чыгып китте, Брежневның әдәби хезмәтләре анекдот темаларына әйләнде. Шул ук вакытта ул идарә иткән чорда СССРның икътисади һәм сәяси үсеше күзәтелде.

Бер сүз белән әйткәндә, бу еллар Русия тарихына халык өчен сугышларсыз, тетрәнүләрсез, тыныч тормыш чоры булып кереп калды.
Читайте нас