Айгөл һәм Халит Гыйльметдиновлар Югары Яркәйдә яшиләр, җәйге чорда исә Кызыл Байрак авылында бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. 30 сутыйлы участокта бәрәңгегә дә урын җитәрлек, чөгендер, кишер, суган, кабак та күп үсә. Агымдагы елда, мисалга, 50ләп данә төрле зурлыктагы кабак җыеп алганнар.
—Кабакны үстерүнең бер авырлыгы да юк. Утырткан вакытта бер чиләк органик ашлама салырга һәм вакытында су сибеп торырга гына кирәк. Быел исә яңгырлар күп булу сәбәпле, уңыш та куандыра, – дип эре кабак үстерү серләре белән уртаклашты йорт хуҗасы.
Кабак боткасын, коймагын, бәлешен һәм мантыен авыз итмәгән кеше юктыр ул. Бу гаҗәеп яшелчәдә әллә никадәр микроэлементлар һәм витаминнар бар. Халыкта аны юкка гына «Яшьлек эликсиры» дип атамыйлар. Кыскасы, сәламәтлек өчен кабак — искиткеч файдалы яшелчә. Өлгергән кабак төшенең нинди тәмле булуын һәркайсыгыз беләдер.
Тормыш иптәше Айгөл Рәсүл кызы да — аш-су остасы, тәмле итеп төрледән-төрле ризыклар пешерә.
- Кышкы озын кичләрдә үзең үстергән, витаминнарга бай әлеге яшелчәдән пешерелгән пироглар белән рәхәтләнеп чәй эчүгә ни җитә?! — ди ул.
Гиннеслар китабына теркәлгән иң зур кабакны Америка фермерларының берсе үстергән. Аның авырлыгы — 820 килограмм, диаметры — 5 метр булган. Димәк, Гыйльметдиновларга максат куяр өчен биеклекләр бар әле.
Рәсемдә: Халит Гыйльметдинов үзе үстергән кабак белән.