Әлеге хәл Чанакалле шәһәрендә булган.
Ир киртә аша узып, 12 метрлы "Троян аты” статуясының иң өске өлешенә менгән. Сөртенеп китеп, башы белән бетонга килеп төшкән. Аны дәваханәгә озатканнар, әмма медиклар ярдәм итә алмаган, ул озакламый үлгән.
Хәбәрдә әлеге ирнең статуяга исерек хәлдә 2015 елның апрелендә менәргә маташуы турында язылган. Ул чакта аны полиция хезмәткәрләре туктатып калган булган.
Статуя 2004 елда “Троя” фильмын төшергәндә кулланылган.