Анда төбәк вузларының әйдәүче тарихчылары, галимнәре, Башкортлар корылтае җитәкчеләре, районнарның тарихи-туган якны өйрәнү музее директорлары, күренекле шәхесләр катнашты.
Республика Башлыгы Хакимияте каршындагы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге мөдире урынбасары Илшат Ханов чарада катнашучыларны төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитов исеменнән сәламләде. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе, профессор, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әмир Ишемгулов әлеге чараның әһәмиятен билгеләде.
Чара кысаларында тарихчы Азат Ярмуллинның “У истоков Башкирской республики” китабының исем туе үтте. “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Азамат Юлдашбаевка, шагыйрә һәм журналист Лариса Абдуллинага, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Мәчетле районы журналисты Марат Гафаровка “Ал да нур чәч халкыңа!” медале тапшырылды, журналист Алсу Әһлиуллина мактау грамотасы белән бүләкләнде.