+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 ноябрь 2017, 13:00

Шаярткан өчен - төрмәгә

Мисырның танылган җырчысы Шерин Әбдел Ваһаб Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә гастроле вакытында бер җанатарының Нил елгасы турында хитын җырлауны соравына каршы, я шистомитоз йогышлы авыруы эләктерерсез, дип башкарудан баш тарткан.

Туган иле Мисырда җырчының “сәер шаяртуын” аңламаганнар.

Якын киләчәктә ул “Мисыр дәүләтен кимсеткән, милли икътисадны кыскан, туристларны куркыткан һәм туризмга зыян китергән өчен” суд каршысынна басачак.

37 яшьлек Шерин Әбдел Ваһаб - Якын Көньчыгышта иң популяр җырчыларның берсе. Ул бер ел элек әйтелгән “сәер шаяртуы” өчен гафу үтенгән. Шулай булуга карамастан, Мисыр радио һәм телевидение берлеге аның җырларын илдә яңгыратуны тулысынча тыйган.
Читайте нас: