Ул Җирдән 11 яктылык елы ераклыгында урнашкан, аңа Ross 128 b дигән исем бирделәр.
Массасы 1,35 Җир авырлыгына тигез планета актив булмаган кызыл кәрлә тирәсендә әйләнә.
Галимнәр аны тереклек ияләре яши торган планета дип атарга ашыкмый. Чөнки аның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге әле мәгълүм түгел, анда су бармы-юкмы икәнлеген төгәл әйтүе кыен.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, Ross 128 b планетасында температура Цельсий буенча -4 градустан +20 градуска кадәр җитәргә мөмкин.