Төнлә термометр баганасының нольдән түбән төшүенә карамастан, алар биредә рәхәтләнеп су керә, кешеләр мул өләшкән күчтәнәчләр - икмәк һәм күмәчләр белән сыйлана. Алар бетеп китсә, үрдәкләр сорашырга китә һәм хәтта җәяүлеләр йөри торган юлларга да чыга.
Быелгы яңгырлы җәй күлгә мул су һәм кош гаиләләренә күпләп балалар алып килде. Шуңа да күл үрдәкләрне көч-хәл белән сыйдыра.
Без кышны ничек кенә чакырсак та, кыр үрдәкләре канатында көз ерак сәфәргә юл алмый торып, ул безне ишетмәс ахры...