Форумны Башкортстан Башлыгы Хакимияте, республика Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Башкортстан Фәннәр академиясе һәм БДУ оештырды.
Чарада Мәскәүнең һәм Русия төбәкләренең әйдәүче тарихчылары, галимнәре, югары уку йортлары һәм гыйльми-тикшеренү үзәкләре, дәүләт власте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша. Конференциядә 1917 елдагы революциянең илнең социаль-икътисади, сәяси һәм рухи тормышына йогынтысы; революция тарихын өйрәнү; Русиядә тарихи кризис шартларында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында фикер алашу була.
Конференция ике мәйданда – Конгресс-холлда һәм БДУда үтә. Башкортстан дәүләт университетында тарихчылар секция утырышларында һәм “Русия федерализмы тарихы: Башкортстан автономиясен игълан итү турындагы фәрманның 100 еллыгына” дигән симпозиумда катнаша. Шушында ук студентларның фәнни-тарихи сессиясе үтә.