Концертның беренче өлешеннән соң, төтен чыгу сәбәпле, бинадан чыгарга дигән үтенеч яңгыраган.
Кешеләр дәррәү ишеккә юнәлгән, паника башланган, МЧС хезмәткәрләре килгән.
Янгын сигнализациясе 20 минут вакытны алган, аннары концерт дәвам иткән.
Янгын хәвефе датчиклары яңа ел хлопушкалары атуына сигнал бирә башлаган, дигән фараз бар.
Кызганычка каршы, тревога игълан ителгәннән соң, тамашачыларның яртысы өйләренә таралышкан, залга калганнары гына кереп утырган.