Бәйге бик кызу барды: анда уен-көлкегә дә, тапкыр сүзгә дә, җыр-биюгә дә урын күп булды. Шаяннар һәм тапкырлар уены барышында иң-иңнәр дә ачыкланды. “Ел ачышы” номинациясендә Йонны төп мәктәбенең — “5 Д”, “Иң яхшы музыкаль номер”да — Рсай урта мәктәбенең “Яңа буын” , “Иң яхшы кызык” та —Кадер мәктәбенең “Бер адым алга!” командалары җиңүче дип танылды. 3нче урын —Түбән Яркәйдәге лицейның “Автоген”, 2нче урын — Югары Яркәйдәге 1нче гимназиянең “14+”, 1нче урын Югары Яркәйдәге 4нче мәктәпнең “Мәңге яшь” командаларына бирелде. Ә Гран-прины исә Югары Яркәйдәге Т. Рахманов исемендәге урта мәктәпнең “Remix” командасы яулады.
Җиңүчеләр һәм призерлар киләсе елның гыйнварында узачак финалда катнашачак. Иң көчле һәм тапкыр командага хакимият башлыгы кубогы тапшырылачак.