+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 декабрь 2017, 13:46

Йортыңны биек төземә!

Закон проекты өч каттан һәм 20 метрдан биегрәк шәхси торак һәм бакча йортлары төзүне тыя.

Моннан тыш, аларны фатирларга һәм блок-секцияләргә бүләргә дә ярамый.

Русия Шәһәр төзелеше һәм Җир кодексларына шул хактагы үзгәрешләрне Дәүләт думасының Федератив төзелеш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитетында караячаклар.

Әлеге законны бозучыга йортын сүтү өчен – өч айдан бер елга, үзгәртеп кору өчен ярты елдан өч елга кадәр вакыт бирелә. Бу таләпне үтәмәгән очракта, милекченең җирен алырга һәм алга таба аукционда сатып җибәрергә мөмкиннәр.

Закон проекты шулай ук шәхси торак төзелешен тәртипкә салырга ярдәм итәчәк.
Читайте нас