Аның уникальлеге шунда: бу - башкалада чукраклар һәм начар ишетүчеләр өчен ачылган беренче кафе.
Официант һәм барменнар кафега килүчеләр белән ым һәм ишарәләр ярдәмендә аралаша. Әйткәндәй, хезмәткәрләрнең күпчелеге - үзләре дә начар ишетүчеләр.
- Клуб ачарга мине хатыным канатландырды. Ул да начар ишетә. Бик күп фанатлары булган “Игра престолов” сериалы буенча клубның стилен сайлавыбыз очраклы түгел. Монда теләге булган һәркем килә ала, кызыклы булачак, – дип билгеләде клуб директоры.