+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 декабрь 2017, 08:47

Игелекле җомга

Октябрьский шәһәре шартлы рәвештә бистәләргә бүленгән. Һәр айның бер җомгасында шәһәр хакимияте тулы составында диярлек аерым бистә халкы белән очрашу үткәрә.

Чараның чираттагысы 8 октябрьдә Зәет бистәсендә урнашкан 4нче мәктәптә үтте.

Анда хакимияткә тормыш-көнкүрешкә кагылышлы көнүзәк сораулары белән бистәдә яшәүче җәмәгатьчелек активистлары җыелган иде.

Күпчелектә социаль өлкәгә караган сорауларга җавап тотучы сыйфатында Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев чыгыш ясады, шулай ук аның урынбасарларының, хакимиятнең бүлек, шәһәрнең юл һәм коммуналь предприятиеләре җитәкчеләренең аңлатмалары тыңланды.

Зәет бистәсе халкының хакимияткә сораулары шактый күп булып чыкты, алар урам юлларын, тротуарларны тәртипкә китерү, автобус маршрутларын җайга салу, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту турында иде.

Биредә яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә дә дәгъвалары зур, шуңа да сөйләшү кызу барды. Аерым мәсьәләләрнең берничә ел дәвамында хәл ителмәве бер хәл, очрашуда аларны күтәреп, анык җавап алалмагач, бәгъзе берәүләр җыелышны ташлап чыкты, хәтта.

Шунысы ышаныч тудыра, хакимият җитәкчесе очрашу барышында кабул ителгән барча мөрәҗәгатьләрнең дә ныклы күзәтүгә алыначагын белдерде.

Җомгадагы сөйләшүнең дә анык нәтиҗәсе булсын иде.
Читайте нас