+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 декабрь 2017, 12:27

Чик сакчылары Әлшәйдә аерым хөрмәттә

Алар хөрмәтенә район үзәгендә хәрби дан стеласы ачылды. Әлшәй районында хәрби хезмәтен Чик буе гаскәрләрендә үткән запастагы солдатлар һәм офицерларларның җәмәгатьчелек оешмасы эшчәнлеге соңгы елларда активлашты.

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташ чик чакчыларына истәлек мемориалы ачуга әзерлек эшләре ике ел элек башланган иде. Элекке чик сакчыларының һәрберсе, матди мөмкинлегеннән чыгып, стела коруга спонсорлык ярдәме күрсәтте. Мәйданчыкта да эш кызу барды, төзелеш эшләрендә генә егермедән артык якташ-яугир катнашты.

Шушы көннәрдә “Һәлак булган батырларга дан” истәлекле стеласын ачу тантанасы үтте. Патриотик рухтагы чара Чик буе гаскәрләренең 100 еллыгына багышланды. Раевка авылының үзәк мәйданында истәлекле вакыйгага багышланган митинг үтте, анда районның запастагы чик сакчыларының зур төркеме, шулай ук Чик буе гаскәрләренең Бәләбәй, Дәүләкән шәһәрләре һәм районнары ветераннар оешмалары җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Чик сакчыларына багышланган бәйрәм чаралары район тарихында якты эз калдырды, хәзер элекке чик сакчылары гаиләләре белән монда Чик сакчысы көнендә дә җыелачак.

Әйткәндәй, Әлшәй районында Әфганстан, Чечня сугышларында катнашкан йөзгә якын яугир яши. Аларга багышлап хәрби-дан һәйкәле булдыру киләсе елда планлаштырыла. Мемориал чик сакчыларына истәлекле стела янында урнаштырылачак.
Читайте нас