Башкортстанда быел никахларын рәсмиләштерергә уйлаган иң өлкән пар булып 93 яшьлек карт белән 78 яшьлек әби танылган.
Идарә тармагы иң өлкән аерылышучыларны да ачыклаган: алары – 91 яшьлек карт белән 82 яшьлек карчык.
Өйләнү һәм кияүгә чыгуның актив вакыты – 25-34 яшь, аерылышулар да күбрәк шул чорга туры килә икән.
Тугыз айда Башкортстанда 22 313 никах теркәлсә, 11 539 пар аерылышкан.