+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 декабрь 2017, 14:07

Очабызмы җылы якларга?

Яңа ел бәйрәмнәрендә башкаладан Сочига очу өчен өстәмә өч рейс планлаштырылган.

29 декабрьдә пассажирлар 18:45 сәгатьтә, 3 һәм 6 гыйнварда 5:15 сәгатьтә Уфадан оча ала. Маршрутны "Боинг 737-800" очкычы хезмәтләндерәчәк. Анда 189 пассажир урыны каралган.
“ЮВТ-Аэро” авиакомпаниясе башкортстанлыларны Кырымга алып барачак. Симферопольгә өстәмә рейс 6 гыйнварда 18:00 сәгатьтә юлланачак. "Рейсны "Bombardier CRJ-200" һава судносы хезмәтләндерәчәк. Анда 50 пассажир урыны исәпләнгән," — дип хәбәр итттеләр “Уфа” аэропортының матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас: