+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 декабрь 2017, 08:13

Чыршы алдыгызмы әле?

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тере чыршыларга хакларны атаган.

Әйтик, чыршы ботаклары җыелмасы уртача 150 сум тора.

Агачын аласыгыз килсә, 400 сумнан 5 мең сумга кадәр акча кирәк булачак.

Чыршы һәм нарат иң арзаны исәпләнә, аларны 500-2000 сумга алырга мөмкин, ә ак чыршы (пихта) өчен 1000-5000 сумны чыгарып салырга кирәк.

Әле Уфада 113 урында чыршы базары эшли.

Законсыз агач кисүне кисәтү өчен “Чыршы-2017” операциясе игълан ителгән. Закон бозучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Чыршы бәяләре 31 декабрь кичендә генә төшәчәк.
Читайте нас