+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 декабрь 2017, 07:10

Алда — һөнәр сайлау бурычы

Әлеге вакытта югары сыйныф укучылары алдында һөнәр сайлау бурычы тора. Шуны күз уңында тотып, 22 декабрьдә Илеш районындагы Башкортстан аграр-технологик колледжында һөнәр сайлау буенча форум узды. Анда район мәктәпләренең 9нчы, 11нче сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, укытучылары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Башта форумда катнашучылар һәр мәктәп тарафыннан әзерләнгән, авыл хуҗалыгы тематикасына багышланган стендларны, күргәзмәләрне карады, Башкортстан аграр-технологик колледжының уку кабинетлары һәм мастерскойлары белән танышты.

Арытаба чараның пленар өлеше башланды. Катнашучылар алдында республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Азамат Нарбутин, Башкортстан дәүләт аграр университетының табигатьтән файдалану һәм төзелеш факультеты деканы Радик Мостафин, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Нәбиев, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кашапова, Башкортстан аграр-технологик колледжы директоры Наил Әһәдуллин чыгыш ясады.

Югары сыйныф укучыларының һәммәсе әлеге форумнан һөнәр сайлауда үзенә кирәкле мәгълүмат алды.
Читайте нас