+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 декабрь 2017, 12:19

Балалары хакына... утыртмаганнар

Благовар районара судында быел көз Бүздәк авылында яшәүче М.га карата җинаять эше каралды һәм анда кабул ителгән карар күптән түгел закон көченә керде. Русия Федерациясе Җинаять кодексының 228нче маддәсенең 2нче өлеше буенча хөкем ителүче зур күләмдә наркотик матдәләр алу, саклау һәм әзерләүдә гаепләнә.

Моңа кадәр хөкем ителмәгән М. агымдагы елның җәендә аңлы рәвештә киндераш үсентеләре җыеп, кайнатма ясый һәм әзерләнгән наркотикны үзаллы куллана.

Суд утырышында дәүләт гәепләүчесе закон бозучыга карата җәза сыйфатында аны 4 елга гомум режимдагы колониягә җибәрүне сорый.

Шуңа да карамастан, суд гаепләнүчене азрак срокка хөкем итте: наркотиклар кулланучы 3 ел 6 айга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителеп, шуның 3 елы сынау вакыты булып каралачак.

Суд тарафыннан мондый йомшак карар чыгарылуда төп сәбәп булып гаепләнүче М.ның бәлигъ булмаган өч баласы булу тора.

Хәзер исә хөкем ителүче алдына төп бурыч итеп балалар турында кайгырту, аларга җитеш тормыш-көнкүреш тәэмин итү куела.

Әйтергә кирәк, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьчеләргә карата җәза соңгы елларда нык катыланды. Атап әйткәндә, “шартлы срок” Русия күләмендә дә бик сирәк очракларда гына кулланыла.

Благовар районара суды судьясының, гаепләнүчегә карата шәфкатьлелек күрсәтеп, аңа йомшак җәза бирүе, иң беренче чиратта, балалар мәнфәгатеннән чыгып эшләнгәндер, мөгаен.
Читайте нас: