+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 декабрь 2017, 05:49

Мәскәүдә фаҗига булган

Мәскәүнең “Славянский бульвар” метро станциясе янындагы фаҗигадә 4 кеше һәлак булган, 11 кеше җәрәхәтләнгән.

Ни сәбәпледер, Сколковога кадәр барган маршрут автобусы, туктап торган җиреннән кинәт кузгалып, башта тротуарга чыга, аннары җир астыннан җәяүлеләр чыга торган баскычларга килеп төшә. Бу вакытта автобус эчендә берничә пассажир була. Алар артык зыян күрмәгән, ә менә шушы баскычларда китеп баручыларның дүртесе һәлак булган, шуларның берсе — бала.
Автобусның 30 ел стажы булган шоферы бу хәлне транспортның автоматикасы сафтан чыгу белән аңлата. Янәсе, ул водительне тыңламый башлаган. Монысын инде тикшерү ачыклар.
Читайте нас