Моңа кадәр Русиянең кайбер субъектларында вакыт аермасы аркасында Президентның Яңа ел мөрәҗәгате бер сәгать иртәрәк, я соңрак трансляцияләнә иде.
Программаларны трансляцияләү биш зонада бара. Телеканалның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, эфир ике, дүрт, алты, сигез сәгатькә үзгәртелә. Нәтиҗәдә, так булган сәгать поясларында Беренче канал программалары иртәрәк, я соңрак чыга.
Быел исә телеканал хезмәткәрләре тапшырулар челтәрен үзгәрткән. Аның өчен космик элемтә төркеме, спутниклар һәм кабель челтәре җәлеп ителгән.