+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 декабрь 2017, 06:30

Яума яңгыр, яума яңгыр, туктале!

Яңа елны каршылаганда һава торышы нинди булачак?

Алдагы көннәрдә атмосфера басымы күтәрелә, республикага Себер антициклоны килә.

30-31 декабрьдә республикада көн аязлы-болытлы булачак, кайбер районнарда кар явачак.

Һава температурасы төнлә -4, - 9 градус булачак, урыны белән -14 градускача җитәчәк.

Көндез - 2, 7 градус салкын.

Яңа ел төнендә республикада уңай һава шартлары көтелә. Һава температурасы -6, -11 градус, урыны белән -16 градус булачак.
Читайте нас