Закон проектына ярашлы, ставка кабул итә торган һәр пунктка салым ставкалары 7 меңнән 14 мең сумга кадәр күтәреләчәк. Шуңа ярашлы, башка ставкалар да артачак. Корылтай Рәисе Константин Толкачев, ставканы күтәрү төбәк бюджетын тулыландырырга һәм уен бизнесы объектлары санын киметергә ярдәм итәчәк, дигән фикердә.
Әле Башкортстанда уен бизнесы өлкәсендә 13 салым түләүче теркәлгән.