+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 гыйнвар 2018, 06:51

Наркотик сатып баерга ниятләгәннәр

Уфада яшәүче өч бәндә Интернет аша наркотик сатарга ниятли һәм тиешле чимал һәм җиһазлар сатып ала.

Арендага алынган фатирда алар агуны кечкенә савытларга тутыру белән шөгыльләнә. Ләкин ниятләре тормышка ашмыйча кала, аларны полиция эләктерә.
Фатирда 320 грамм наркотик, башка әйберләр табылган. Тотылучыларның берсенең машинасында янә 140 грамм агу табылган. Наркотик сатып баерга теләүчеләрнең берсе холык төзәтү колониясендә эшләгән. Учреждение җитәкчелеге аны тиз арада эштән куган. Хәзер аларны суд көтә.
Читайте нас