Алар мал хуҗасының көннәр буе эчеп ятканын белгәннән соң шушы адымга барган. Туйганчы ашагач, калган итне яшереп куйганнар.
Мал хуҗасы айныгач та полициягә мөрәҗәгать иткән. Соңгылары тиз арада үсмерләрне тоткан. Хәзер алар суд алдына басачак.
Хуҗа сыерын 50 мең сумга бәяләгән, димәк, үсмерләр аңа зур күләмдә зыян салган һәм аларга җитди җаваплылык яный.