+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 гыйнвар 2018, 10:36

Бик кыйммәт “Башкирия”

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенә караганда, “Башкирия” пассажир теплоходы сурәтләнгән почта маркасы 28 750 долларга бәяләнгән һәм ул иң кыйммәт маркаларның берсе булып санала.

Аның тарихы, судно тарихы кебек үк, бик кызыклы.
“Башкирия” пассажир теплоходы 1964 елда ГДРның Висмар шәһәрендә суга төшерелә. Ул Балтыйк буе илләренә, шул исәптән капиталистик илләргә дә, йөри. Антарктидага фәнни экспедиция рейсларын тәэмин итүе белән дә ул киң билгеле. Нәкъ менә 1980 елда шул теплоходта Советлар Союзына Грециядән Олимпия уты алып кайтыла.
XX гасырның 90нчы елларында теплоход ODESSA SONG исемен ала. Аннары ул күп тапкырлар сатыла, хуҗалары алышына. Аның Таиландда көчле җил вакытында 2006 елда батуы билгеле.
“Башкирия” теплоходыннан почта маркасында “Дания, Швеция һәм Норвегиягә тынычлык һәм дуслык рейсы” дип, Никита Хрущёвның Швециягә дипломатик визиты уңаеннан язылган булган. Ә КПСС Үзәк Комитеты беренче секретареның сәфәре булмый кала,бу вакытка ул вазыйфасыннан читләштерелә. Маркалар басылмый кала, ул нибары бер данә басылган була.
Раритет 2008 елда Cherryston аукционында сатыла. “Башкирия” теплоходы исә бүгенге көнгә кадәр Таиланд елгасы төбендә ята.
13 гыйнварда почта маркасының туган көне булган. Нәкъ бу көнне, төгәл 160 ел элек, Русиядә корреспонденцияләргә түләү өчен рәсми рәвештә маркалар куллана башлыйлар.
Читайте нас: