— Республика мәгълүмат чаралары өчен узган ел уңышлы булды. Башкортстан юлдаш телеканалы һәр тарафта күрсәтә башлады, “Бирешмә” тәүге яшьләр телесериалы төшерелде, “Башинформ” агентлыгының күп яңалыклары пәйда булды, алар хәзер Идел буе федераль округында дәүләт мәгълүмат агентлыклары арасында беренче урынны били, — диде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Чара кысаларында лаеклыларга Русия Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының, республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгының, Русия Журналистлар берлегенең, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.
— Безнең оешма федераль Элемтә министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Үзебезнең республика кешеләрен бүләкләү мөмкинлеге булуына без бик шат. Алар арасында төрле һөнәр кешеләре, шуай ук хезмәтләре күзгә бәрелеп бармаган техник хезмәткәрләр дә бар. Аларның хезмәте дә лаеклы бәһаланырга тиеш, — диде Русия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Александр Кузьменко.
Чарада шулай ук журналистлар конкурсында җиңүчеләр тәбрикләнде. “Кызыл таң” гәзите “Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауны иң яхшы яктырту” һәм ”Террорчылыкка каршы көрәшкә багышланган мәкаләләр бастыру” буенча конкурсларда беренче урыннарга лаек булды.
Җыелучыларны “Кош юлы” республика бард җыры бәйгесе җиңүчесе Тимур Ямалов котлады.