2014 елның җәендә Дуслык монументы тирәсендә патрульлек итүче полиция хезмәткәре Агыйдел елгасы буенда урнашкан җәйге кафе хуҗаларыннан ришвәт алган. Янәсе, алар, төнлә музыка уйнатып, тәртип кануннарын бозалар. Лейтенант аларга, акча биргән хәлдә, кимчелекләргә "күз йомарга" вәгъдә итә. Ул дүрт коммерсанттан законсыз рәвештә берничә тапкыр акча ала. Алынган ришвәт җыенысы 130 мең сумнан артык.
Бизнесменнарның берсе бу хакта полициягә хәбәр итә. Киров районы суды 33 яшьлек полицейскийны 750 мең сум штрафка тарттыра, шулай ук ул хокук саклау органнарында 3 ел эшли алмаячак.