+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 гыйнвар 2018, 07:52

Өмет әнисеме, түгелме?

Бәләбәйдә яшәүче Ирада Мостафаева 18 ел инде 7 яшьлек чагында пионер лагерыннан югалган Кенанны эзли. Эзләү барышы аны Төркиядәге Гөлсем гаиләсенә алып килә. Гөлсем ханым 10 елдан артык инде авариягә эләгеп хәтерен югалткан, чыгыш белән Русиядә булган бер егетене карый. Аңа “Өмет” дип исем куша. Бу хакта 1беренче каналдагы “Пусть говорят” тапшыруында да күрсәтелде.

Шушы көннәрдә Ирада Мостафаева Бакудан “Эзлим сине” тапшыруыннан хәбәр ала.

“Килегез. Сезнең өчен яңалыгыбыз бар”, - ди редакторлар. Ирада Бакудан соң Өмет янына Төркиягә ДНК анализлары эшен төгәлләр өчен очарга карар кыла. Тик соңга кала: Өмет ике көн элек вафат була.

Ирада Бакудан нинди яңалык белән кайтыр? Бу хакта бүген-иртәгә билгеле булыр, дип көтелә.
Читайте нас