Лос-Анджелес галимнәре шундый ачыш ясаган.
Lpcat3 аксымы фосфолипидны синтезлый. Аның эшчәнлеге туктаса, холестерин тиз арада күтәрелә.
Ә холестирин тиз арада арта башлый икән, эчәкләрдә “начар” күзәнәкләр саны да күбәя.
Ә бу, үз чиратында, яман шеш авыруы барлыкка килүгә һәм аның үсүенә турыдан-туры йогынты ясый икән.
Тикшеренүләрдә катнашкан күселәрнең геннары үзгәрүе моны дәлилләгән дә инде.