Кышкы уеннар әле беренче тапкыр гына оештырыла. Бәйге күптөрле ярышны үз эченә алган тарихи көч сынашу буларак күзаллана.
Көн дәвамында тамашачылар өчен интерактив һәм спорт мәйданчыклары эшләячәк. Монда Урта гасыр ярышларын күзәтергә дә, үз көчеңне сынап карарга да мөмкин булачак.
Бәйрәмнең үзәк мәйданы - ату ярышлары оештырылган урын. Тамашачылар Батырларның кышкы бәйгесен – ау чаңгысында узышу, җәядән ук ату, сөңге ыргыту, каршылыкларны узу кебек ярышларны карый алачак.