Ул туган шәһәре Бьенвенидта җирләнәчәк. Шушы шәһәрдә ул 1904 елның 13 декабрендә туып, гомер буе шушында яшәгән.
Франсиско Нуньес Оливер нык сәламәт кеше булган. Озак яшәүнең сере – һәр көнне иртән сыек йогурт белән кекс ашаган.
Аның бердәнбер кызы булган. Туганнарыннан 97 яшьлек энесе һәм 93 яшьлек сеңлесе калган.
Бьенвенид мэры Антонио Кармон сүзләренчә, аны елмаюы һәм дустанә сүзләре өчен яратканнар. Франсиско Нуньес Оливер үлү сәбәпле, туган шәһәрендә матәм көне игълан ителәчәк.
,