Русиялеләр барлыгы югары класслы 1440 машина сатып алган, бу 2016 ел күрсәткеченнән 18 процентка артык. Базарның 45 проценты “Мерседес-Бенц” автомобиленә туры килә. Аны 660 кеше сатып алган. 382 кеше “Мазерати"ны “йөгәнләгән”, 235 кеше “Бентли”лы булган. Башкортстанда - алты автомобиль - “Мерседес Майбах”, калганнары өч “Мазерати”, “Бентли”, “Феррари” һәм” Роллс-Ройс”. “Майбах”лар - 9 миллион, “Мазерати” 5-7 миллион сум тора.