+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 гыйнвар 2018, 21:00

Яңа проектлар гамәлдә

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Росатом” атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе проекты җитәкчесе Владимир Арженцов белән очрашты. Алар төбәктә “Сакчыл Хөкүмәт” һәм “Сакчыл поликлиника” проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде.

“Сакчыл поликлиника” проекты дәвалау-профилактика учреждение­ләренең эш нәтиҗәлелеген һәм медицина ярдәме күрсәтү уңайлылыгын арттыруга юнәлтелгән. Ул чиратларны кыскартырга, анализ тапшыру һәм аны тикшерү вакытын тизләтергә, терапевтка язылуны гадиләштерергә ярдәм итәчәк.
Узган елның октябреннән башлап әлеге проектта республиканың дүрт сәламәтлек саклау учреждениесе катнаша.
Программаның уңай нәтиҗәләре “Росатом” корпорациясе белән, шул исәптән “Сакчыл Хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итә. Ул нәтиҗәсез чыгымнарны бетерү, сакчыл җитештерү мәдәниятен булдыру һәм башкарма власть органнарында җитештерүчәнлекне арттыруга юнәлтелгән.
– Бу юнәлештә эшләячәк струк­тураларга тәкъдимнәр бар, – диде Рөстәм Хәмитов. – Әлеге проектны гамәлгә ашыру белән без Башкортстанда идарә итү системасын камилләштерүнең яңа этабына чыгарга тиеш. Бүген республика предприятиеләренең күпчелеге элекке система буенча эшли. “Сакчыл Хөкүмәт” проекты яңа нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк.
Читайте нас