+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 февраль 2018, 11:59

Чистартылмаган юл - авариягә сәбәпче

Уфада яшәүче хатын торак-коммуналь хуҗалыгын штраф түләргә мәҗбүр иткән.

Узган елның гыйнварында башкаланың Сельская Богородская урамында ике машина бәрелешә. Нәтиҗәдә, руль артында утыручыларның машиналары зарар күрә, бу хатын берникадәр тән җәрәхәтләре ала. Тикшерү вакытында водитель ханым авариягә юлларның начар сыйфаты сәбәпче булуын исбатлый. Атап әйткәндә, юллар боздан тиешенчә чистартылмаган булган. Суд карары буенча Калинин районының торак-коммуналь хуҗалыгы хатынга зыян күргән машина өчен - 300, әхлакый зыян өчен 35 мең сум түләргә мәҗбүр ителгән.
Читайте нас: