Аның буенча, инспекторлар исерек хөкемдарлар турында җитәкчелеккә җиткерә генә ала. Медицина тикшерүенә лаякыл исерекне дә җибәрә алмыйлар. Әйткәндәй, прокурорлар да шундый өстенлеккә ия.
Элек инспекторлар судьяларның машина йөртү хокукын чикли ала иде. Документ авторлары шул рәвешле полицейскийлар хөкемдарларга басым ясарга мөмкин, дип исәпләгән, ахры. Бу хәлләр ни белән тәмамланыр икән инде?