+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 февраль 2018, 21:00

Мәскәүдә Остазлар җыелды

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә үтүче “Остаз” Бөтенрусия форумында катнашучылар белән очрашты.

Форум остазлык практикасына җәлеп ителгән берничә мең кешене: предприятиеләрдәге остазларны, эре дәүләт һәм бизнес-корпорацияләр, федераль һәм төбәк власте органнарындагы HR департаментлар вәкилләрен, коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләрен берләштерә.
Мәртәбәле чараны Русия стратегик башлангычлар агентлыгы оештырды. Унөч мең катнашучы үзара тәҗрибә уртаклашты, осталык дәресләре үткәрде. Чарада катнашучы иң өлкән остазга 101 яшь, кайбер укытучыларга әле унсигез яшь тә тулмаган. Форумда төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.
“Остаз” форумында җиңүчеләр Владимир Путинга эшләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, үзләренә юл күрсәтүче укытучыларын искә алдылар. Владимир Владимирович форумда катнашучыларга “Сириус” үзәгендә урта һәм өлкән сыйныф укучыларына тәгаенләнгән проект эшләргә тәкъдим итте.
Президент Владимир Путин февраль башында Ростов атом электр станциясенең энергоблогын эшкә кушканда остазлар форумын үткәрү тәкъдимен хуплаган иде. Югары квалификацияле белгечләр җитмәү – ил сәнәгать тармагындагы мөһим проблемаларның берсе.
Киләчәктә “Остаз” форумы ил төбәкләрендә дә үткәреләчәк. Русиядә һәр эш һәм һөнәр киләчәктә ышанычлы кулларда булырга тиеш.

Фәнүз ӘФГАЛОВ.
Читайте нас