Белорет шәһәрендә ул узган елның ноябреннән “Сакчыл поликлиника” сынау проекты гамәлгә ашырылган 1нче үзәк клиник дәваханәсендә булды.
Баш табиб Евгений Кустов сүзләренә караганда, проект кысаларында пациентларның барлык маршрутлары анализланган, кабул итү яисә медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле проблемалар билгеләнгән.
Бүген биредә реконструкция эшләре бара. Медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгы һәм сыйфатына аерым игътибар бүленә. “Сакчыл поликлиника” проекты, шулай ук, балалар стоматология поликлиникасында һәм хатын-кызлар консультациясендә дә гамәлгә ашырыла.
Авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү максатында дәваханәдә һәр пациентка аерым игътибар бүленә. Фельдшер-акушерлык пункты белән берлектә мобиль бригадаларның күчмә графигы төзелгән.
Төбәк Башлыгы республика сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакировтан агымдагы елда “Сакчыл поликлиника” проектына кушылган медицина учреждениеләре белән кызыксынды. Әнвәр Бакиров сүзләренә караганда, проект барлык балалар һәм өлкәннәр поликлиникаларының 70 процентында гамәлгә ашырылачак. Рөстәм Хәмитов әлеге проектны дәваханәләргә дә кертергә тәкъдим итте.
Арытаба төбәк җитәкчесе “Металлург” стадионын реконструкцияләү барышы белән танышты. Бүген ремонт эшләренең беренче этабы тәмамланган.
Рөстәм Хәмитов биналарны карады, аны файдалануга тапшыру вакыты белән кызыксынды.
“Мраткино” тау чаңгысы үзәгендә туристлар өчен тудырылган шартлар белән танышты, комплексны арытаба үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда тау чаңгысы курортлары өлкәсендәге әйдәүче белгечләр катнашты.
Республика Башлыгы билгеләвенчә, комплекс географик урнашуы һәм трассалар төрлелеге белән аерылып тора. Туристлар агымы өчен биредә уңайлы шартлар тудырылган. Шул ук вакытта отель, ресторан, кафе төзү таләп ителә.
Рөстәм Хәмитов ассызыклавынча, 2020 елга биредә тулы куәтле тау чаңгысы курорты булдырылырга тиеш. Ул, ял итүчеләр өчен тиешле инфраструктура төзүне исәпкә алып, тау чаңгысы комплексы һәм аңа караган территорияләрне арытаба үстерү планын эшләргә кушты.
Үз хәбәрчебез.