Предприятие — төбәктә әлеге юнәлештә уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Ул тәүлегенә 70 тонна продукция җитештерү куәтенә ия, ассортимент төре 260ка җитә.
Президент комбинатның җитештерү цехында булды һәм икмәк пешерү технологиясе белән танышты. Президентка биредә җитештерелгән продукция сыйфатына таләпләр һәм эшчеләрнең хезмәт шартлары турында сөйләделәр. Владимир Путин, шулай ук, 1988 елда файдалануга тапшырылган әлеге предприятие тарихы белән танышты.
Комбинатта булганда Владимир Путин хатын-кыз малтабарлар белән очрашты.